Онлайн трансляция

Свернуть

«Ак чәчәкләр» бульвары халыкара архитектура премиясенә дәгъва кыла

«Ак чәчәкләр» бульвары халыкара архитектура премиясенә дәгъва кыла

https://tnv.ru

13 Октябрь 2021, 17:56

431

0

«Ак чәчәкләр» бульвары халыкара архитектура премиясенә дәгъва кыла
Казанның Яңа Савин районындагы «Ак чәчәкләр» бульвары архитектура һәм дизайн буенча «Евразия премиясе 2021» (Eurasian Prize 2021) XVI халыкара премиясенә дәгъва кыла. Бу хакта Казан шәһәренең җирле үзидарә органнарының рәсми порталы хәбәр итә.

Быел конкурста 22 илдән белгечләр катнашкан. Алар 29 илнең 46 шәһәрендә урнашкан объектларны жюри хөкеменә тәкъдим иткәннәр. 16 илдән экспертларның интернациональ командасына кергән халыкара архитектура һәм дизайн йолдызлары өч һөнәри конкурста — «Архитектура», «Шәһәр төзелеше», «Дизайн», шулай ук студентлар эшләре конкурсында финалга чыгучыларны сайлап алдылар.

Җиңүчеләрнең исемнәрен 19 ноябрьдә Екатеринбургта узачак бүләкләү тантанасында атаячаклар.

Премия кысаларында шулай ук халык тавыш бирүе дә үткәрелә, аның җиңүчесе тамашачылар мәхәббәте призына ия булачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров