Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда җәмәгать транспорты хезмәткәрләре QR-кодлар кертүгә әзер түгел

Казанда җәмәгать транспорты хезмәткәрләре QR-кодлар кертүгә әзер түгел

https://tnv.ru

22 Ноябрь 2021, 10:50

1654

0

Кондукторларның медотвод турында кәгазь белешмәләре булган гражданнарны ничек тикшерергә икәнен төгәл аңлатмасы юк.

Казанда җәмәгать транспорты хезмәткәрләре QR-кодлар кертүгә әзер түгел
Татарстанда коронавируска каршы вакциналаштыру турында QR-кодлардан башка җәмәгать транспортында йөрү тыела башлады. "Яңа Гасыр" хәбәрчеләре беренче тикшерүләрне төшерде.


Җәмәгать транспорты хезмәткәрләренең QR-кодлар кертүгә әзер булмавы ачыкланды. Аерым алганда, кондукторларның медотвод турында кәгазь белешмәләре булган гражданнарны ничек тикшерергә икәнен төгәл аңлавы юк.

Бер кондукторның сүзләренә караганда, җитәкчелек транспортта йөрергә хастаханәдә бирелгән кәгазь белешмәнең генә аз булуын аңлаткан, гәрчә моңа кадәр медотвод турындагы белешмә йөрү рөхсәт, дип хәбәр ителгән.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан хакимияте 22 ноябрьдән барлык республика җәмәгать транспортында (шәһәр яны һәм муниципальара) QR-кодлар системасын кертү турында карар кабул иткән иде.

Шулай ук, QR-кодлар кертү нәтиҗәсендә, такси бәяләре дә күтәрелгән

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров