Онлайн трансляция

Свернуть

РСФСРның халык артисты Нина Ургант 92 яшендә вафат булды

РСФСРның халык артисты Нина Ургант 92 яшендә вафат булды

https://tnv.ru

03 Декабрь 2021, 16:12

889

0

РСФСРның халык артисты Нина Ургант 92 яшендә вафат булды
Санкт-Петербургта 93 яшендә Совет һәм Россия театр һәм кино актрисасы, РСФСРның халык артисты Нина Ургант - актер Андрей Ургантның әнисе, телевидениедә тапшырулар алып баручы Иван Ургантның әбисе вафат була. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Нина Ургант СССР Дәүләт премиясе лауреаты, «Вступление» картинасындагы роле өчен Венеция кинофестиваленең махсус призы (режиссеры — Игорь Таланткин) һәм театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен "Алтын битлек" театраль премиясе лауреаты, ул Россия театры һәм киносының иң популяр актрисаларының берсе була.

Актриса Санкт-Петербургның Александрин театрында 30 елдан артык хезмәт иткән. Нина Ургант "Укротительница тигров", "Шли солдаты", "Сыновья уходят в бой", "Белорусский вокзал", "Мать и мачеха" һәм башка бик күп фильмнарда катнашты.


Фото: кадр из фильма «Белорусский вокзал»

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров