Онлайн трансляция

Свернуть

Дилә Нигъмәтуллина "Миләшләрем" җыры буенча суд эшенә аңлатма бирде

Дилә Нигъмәтуллина "Миләшләрем" җыры буенча суд эшенә аңлатма бирде

https://tnv.ru

03 Декабрь 2021, 15:20

1966

0

Дилә Нигъмәтуллина "Миләшләрем" җыры буенча суд эшенә аңлатма бирде
Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллина "Миләшләрем" җыры буенча суд эшләренә ачыклык кертте.

Исегезгә төшерәбез, кичә Дилә Нигъмәтуллина "Миләшләрем" җырына авторлык хокуклары булмау сәбәпле, аны җырлый алмый. Ул гына да түгел. Хәзерге вакытта ул судлашып та йөри, дип хәбәр биргән идек.

2014 елда Дилә Нигъмәтуллина Зөфәр Хәйретдиновтан җырны җырларга рөхсәт алып, аранжировка эшләп җырлый башлаган. Җыр РАО теркәлгән, әмма бернинди дә килешүләр төзелмәгән.

Дилә Нигъмәтуллина "Миләшләрем"не үз җыры буларак түгел, ә татар халкының ретро җыры буларак кабул иткәнен һәм башкарганын ассызыклады.

Бу җырның авторлык хокукларын җырчы Лэйна тулысынча сатып алган. Җырчының продюсеры Дилә Нигъмәтуллинага берничә кисәтү ясап та җырны башкаруны дәвам итү буенча шелтә белдергән. Әмма Дилә бернинди дә кисәтү алмаганын әйтә.

Дилә Нигъмәтуллинага судка биргән кешеләрдә җырны башкару буенча дәлилләр бар. Җырчы видео яки аудио язмаларның күптәннән яздырылган булуын искәртеп уза.

"Бу ситуациядә бердәнбер сәбәп - ул акча эшләү. Кешегә хәзер шул гына кирәк. Мораль, этика дигән төшенчәләр читтә калды. Кызганыч, монда татар җырын үстерү, тарату турында сүз дә бармый", - дип саный җырчы.

Исегезгә төшерәбез, Җырчы Дилә Нигъмәтуллина икенче ире белән никахын рәсмиләштерде.

Фото: @dilyanig

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров