Онлайн трансляция

Свернуть

Танылган режиссер Сергей Соловьев вафат

Танылган режиссер Сергей Соловьев вафат

https://tnv.ru

14 Декабрь 2021, 10:20

1989

0

Үлем сәбәпләре әйтелми.

Танылган режиссер Сергей Соловьев вафат
Мәскәүдә 78 яшендә Совет һәм Россия кинорежиссеры, сценарист, кинопродюсер, мөгаллим Сергей Соловьев вафат була. Бу хакта 112 телеграм-каналы хәбәр итә.
Сергей Соловьев Карело-Фин ССРның Кемь шәһәрендә хәрби гаиләдә туган. Алты яшенә кадәр Төньяк Кореяда яшәгән. Бөек Ватан сугышыннан соң әтисен шунда җибәргән булганнар.


Сергей Соловьев — танылган "Асса" / "Чёрная роза — эмблема печали, красная роза — эмблема любви" / "Дом под звёздным небом" трилогиясен авторы. Бу фильмнарда СССР чорының соңгы елларындагы атмосферасы сурәтләнгән. «Асса» фильмы үзгәртеп кору чорындагы һәм Совет рок-хәрәкәте өчен , «Аквариум», «Кино», «Браво» төркемнәре композицияләрен һәм Виктор Цой фильмында куллану нәтиҗәсендә СССРның мәдәни тормышында иң якты вакыйгаларның берсе булды.

Фото: ru.wikipedia.org


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров