Онлайн трансляция

Свернуть

Театр һәм кино актеры Владимир Татосов 95 яшендә вафат булган

Театр һәм кино актеры Владимир Татосов 95 яшендә вафат булган

https://tnv.ru

24 Декабрь 2021, 15:13

3028

0

Театр һәм кино актеры Владимир Татосов 95 яшендә вафат булган
Мәскәүдә 96 нчы яшендә Совет һәм Россия театр һәм кино актеры, РСФСРның халык артисты Владимир Татосов вафат була. Үлем сәбәбе - коронавирустан соң сәламәтлегенең начараюы. Бу хакта "Говорит Москва" радиостанциясе хәбәр итте.

Владимир Татосов 1926 елның 10 маенда Мәскәүдә туган. Свердловск драма театры каршындагы театр студиясен тәмамлаганнан соң, Татосов Ленинград комедия театры труппасына алына, ә бераздан Ленин Комсомолы исемендәге Ленинград театрына күчә.

Владимир Татосов "Приключения Шерлока Холмса и доктора Ватсона: Двадцатый век начинается»", "Воспоминания о Шерлоке Холмсе", "Татьянин день", "Шестое июля", "Доверие" кебек танылган фильмнарда катнаша.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров