https://tnv.ru
28 Апрель 2022, 10:34
1182
0
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәп баручы артисткасы, кино сәнгате актрисасы Зөлфия Вәлиевага, театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен, ТР Президенты Указы белән “Татарстан Республикасының халык артисты” исеме бирелгән. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Дәүләт бүләген кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан Казан Кремлендә узган тантанада тапшырган.
ТНВ телеканалы коллективы исеменнән сезне әлеге дәрәҗәле исем алуыгыз белән итәбрик итәбез!
Фото: tinchurinteatr.ru

Бүлешергә
Комментарии 0