Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда "Күпкырлы Тукай" перформансы узачак

Казанда "Күпкырлы Тукай" перформансы узачак

https://tnv.ru

28 Апрель 2022, 09:53

924

0

Казанда "Күпкырлы Тукай" перформансы узачак
Иртәгә, 29 апрельдә, Казанның "Черек күл" паркында "Күпкырлы Тукай" дип исемләнгән шигъри-хореографик перформанс узачак. Анда Кариев исемендәге театр артистлары шагыйрьнең шигырьләрен һәм үз әсәрләрен укыячаклар. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.

Куелышта Нуриәхмәт Сафин, Альбина Гайзуллина, Эльдар Гатауллин, Булат Гатауллин, Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова һәм Рамил Вафин катнашачак. Режиссеры – Эльдар Гатауллин, хореографы – Елена Музеева.

Чара шагыйрьнең тууына 136 ел тулуга багышлана. Күрсәтү Казан Башкарма комитеты ярдәме белән Кариев исемендәге театр тарафыннан оештырыла, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров