Онлайн трансляция

Свернуть

Легендар музыкант, виртуоз баянчы Ридик Фәсхетдинов вафат

Легендар музыкант, виртуоз баянчы Ридик Фәсхетдинов вафат

https://tnv.ru

17 Май 2022, 10:42

1647

0

Легендар музыкант, виртуоз баянчы Ридик Фәсхетдинов вафат
Кичә, 16 майда, Россиянең атказанган артисты, Башкорт АССРының халык артисты, легендар музыкант, виртуоз баянчы, Башкорт дәүләт филармониясенең почетлы ветераны Ридик Фәсхетдинов 83нче яшендә вафат булган, дип хәбәр итә Башкортстанның "Өмет" газетасы.

Ридик Әхмәт улы Фәсхетдинов 1940 елның 16 мартында Баймак районы Темәс авылында туган. 1962 елда Уфа сәнгать училищесының халык уен кораллары бүлеген тамамлаган.

Хезмәт юлын Башкорт дәүләт филармониясенең Ф.Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамблендә концертмейстер булып башлаган. 1975-2004 елларда – филармониянең баянчы-солисты.

2004-2010 елларда Башкортстанның Милли халык уен кораллары оркестры солисты, яшьләрнең остазы һәм профессиональ осталыкның чагу үрнәге булла ул. Ридик Фәсхетдинов билгеле солистлар белән бергә Европа, Азия, Африка һәм Көньяк Американың 60тан артык илендә чыгыш ясаган.

Фото: omet-rb.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров