Онлайн трансляция

Свернуть

«Җырла, милләт! Җырла, Республика!» бәйгесе җиңүчесе билгеле!

«Җырла, милләт! Җырла, Республика!» бәйгесе җиңүчесе билгеле!

https://tnv.ru

02 Июнь 2022, 11:04

1091

0

«Җырла, милләт! Җырла, Республика!» бәйгесе җиңүчесе билгеле!
«Болгар радиосы» «Җырла, милләт! Җырла, Республика!» бәйгесен игълат иткән. Биредә йөзләгән катнашучы көч сынашты һәм, ниһаять, җиңүчене игълан итәр вакыт җитте. Ул Яшел Үзән районы Күгеш авылыннан Төхбәтуллина Айгөл! Котлыйбыз!

Вәгъдә иткәнебезчә - җиңүчегә бүләккә тәкә! Бүләкне җиңүче авылында узачак Сабан туена кайтып тапшырачакбыз! Очрашу вакыты — 11 июнь! Сабан туенда күрешкәнгә кадәр!

«Болгар радиосы» баш мөхәррире Илфар Кәримов: «6 җиңүче арасында 1 кешене билгеләү, аерып алу бик читен булды. Сәнгать советы әгъзалары арасында шактый тарткалашу барды, чөнки барлык ярымфиналга узучы катнашучылар бик талантлы һәм һәрберсе җиңүгә лаек. Ләкин бәйге шартлары буенча без бер генә җиңүчене сайларга тиешбез. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңүчене билгеләдек».

Финалистларны «Иртәнге чәй» тапшыруына чакырачаклар, алар тапшыруның кадерле кунагы булачак.

Финалга чыгучылар исемлеге:

1 атна җиңүчесе — Мортазина Фәридә
2 атна җиңүчесе — Булат Камалиев
3 атна җиңүчесе — Гәзизова Рәхимә
4 атна җиңүчесе — Рания Зарипова
5 атна җиңүчесе — Ринат Шамилов
6 атна җиңүчесе — Айгөл Төхбәтуллина

Җырларны биредә тыңлый аласыз.

Барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәбез! Киләчәктә узачак бәйгеләрдә катнашуыгызны көтеп калабыз!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров