Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Нәүрүз халыкара форум-фестивале

Казанда Нәүрүз халыкара форум-фестивале

https://tnv.ru

08 Июнь 2022, 15:23

1533

0

Казанда Нәүрүз халыкара форум-фестиваль дәвам итә. Белгечләр 11 мәйданга җыелып фикер алыша. Яңа спектакльләр кую, төрле жанрларда иҗат итү, театрга килсеннәр өчен билетлар уйнату кирәкме-юкмы. Тамашачыны театрга җәлеп итүнең иске һәм яңа алымнары турында Россия төбәкләре, Татарстан шәһәрләре һәм чит илләрдән килгән театр әһелләре үз тәкъдимнәрен җиткерә.

Казанда Нәүрүз халыкара форум-фестивале
Театрлар төрле, әмма максатлары бер — сыйфатлы спектакльләр кую һәм тамашачыны рухи яктан баету. Аларны җәлеп итү исә, үзе күрә бер осталык. Тамаша залларын тутыру алымнары турында бүген шушы аудиториядә сөйләшәләр. Һәр театр үз мисалын китерә.

Театр тамашачы өчен ачык булырга тиеш. Социаль челтәрләрдә премьералар турында мәгълүмат биреп бару, билетлар уйнату, ташламалар ясауның да файдасы зур. «Пушкин картасы» кертелү бер яктан театрлар өчен ярдәм булса,икенче яктан яшүсмерләрне сәнгаткә якынайткан.

Әлмәт татар дәүләт театры караучын җәлеп итәр өчен барлык төр тамашачылар өчен спектальлләр куя. Режиссерларны читтән чакыралар. Фестивальләрдә катнашалар, районнар буенча гастрольләргә чыгалар.

Пандемия чорыннан соң, тамашачының театрга сусавы сизелә, ди Башкорт дәүләт театры артисты Фәнис Рәхмәтов. Халык милли гореф-гадәтләрне чагылдырган спектакльләрне үз итә.

Фәнис РӘХМӘТОВ Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры артисты (9 Мңлы булырга тиеш дип уйлыйм, милли гореф гадәтләребезне онытырга ярамый дип уйлыйм, халыкка шул кирәк дип уйлыйм))

Тетарларга дәүләт программалары да ярдәм итә. Грантлар хисабына яңа спектакльләр эшләү мөмкинлеге барлыкка килә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров