Онлайн трансляция

Свернуть

"Кара генерал"га һәйкәл

"Кара генерал"га һәйкәл

https://tnv.ru

08 Июнь 2022, 12:47

717

0

Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән милләттәшебез чит илләрдә "Кара генерал" буларак танылган. Аны әле "Русский Татарин" дип тә йөрткәннәр. Инглиз язучысы милләттәшебезне үз китабында Джеймс Бонд  белән чагыштыра. Әмма безнең илдә Даян Мурзин исеме киң җәмәгатьчелеккә артык билгеле булмый. Ачылышка Башкортостан башлыгы Радий Хәбиров, Казан белән Уфадан кунаклар килде.

"Кара генерал"га һәйкәл
Башкортостанда туып-үскән милләттәшебез, легендар разведчикка һәйкәл прокурорлар аллеясенә куелды. Яңгыр явып торуга карамастан, тантанага халык күп җыелган: Даян Мурзинның оныгы, якташлары, татар җәмәгать эшлеклеләре. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та биредә иде.

Даян Мурзин — Башкортстанның Бакалы районы егете. 20 яшендә фронтка китә. 10нчы укчы дивизия командиры, соңрак разведка ротасын җитәкли. Төркестан легионында агент була, Чехия, Моравиядә фашистларга каршы көрәшә. Партизан хәрәкәтләрен оештыра. Гитлер Даян Мурзинны үзенең шәхси дошманы дип атаган. Кара сакалы өчен аны «Черный Генерал» дип йөрткәннәр.

Даян Мурзин үзен барлык метрикаларда татар дип күрсәткән. Бу һәйкәл милләттәшебезнең исемен мәңгеләштерүдә беренче адым түгел. Декабрь аенда Кушнаренко районындагы көллият мәйданында бюсты ачылды. Даян Мурзин үзе дә шушы уку йортын тәмамлаган. Бу бюстны булдыруда Татарстан ярдәм күрсәтте.

Сугыштан соң Даян Мурзин эчке эшләр органнарында эшли. Министр урынбасары була, адвокатлар коллегиясен җитәкли. Кызганычка, Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән милләттәшебез турында без бик аз беләбез. Гәрчә, Чехославакиядә аның исеме белән аталган урамнар бар. Инглиз язучысы Джона Хауланд үз китабында аны Джеймс Бонд белән чагыштыра. «Черный генерал» дип аталган фильм бар. Журналист Халисә Мөхәммәдиева легендар разведчик турында татар телендә фильм төшергән кеше.

Узган ел татар разведчигы туганга 100 ел булды. Бик күп медальләре, Чехославакия герое исеме булса да, Даян Мурзинның үз иленең герое исеме юк. Җәмәгать эшлеклеләре аңа Россия Герое исемен хәзер бирергә кирәк дип саный.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров