Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева вафат

Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева вафат

https://tnv.ru

17 Июль 2022, 13:35

6942

0

Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева вафат
Татарстанның халык артисты, Раушания Юкачева вафат. Бу хакта Галиәсгар Камал театры хәбәр итә.

"Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә. Бүген Татарстанның халык артисткасы, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе Юкачева Раушания Хөснетдин кызы вафат булды.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын", - дип әйтелә хәбәрдә.

Раушания Хөснетдин кызы белән хушлашу иртәгә 10:00 сәгатьтә Галиәсгар Камал театры бинасы фоесында узачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров