Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның халык артисты Раушания Юкачеваны кая җирлиячәкләре билгеле

Татарстанның халык артисты Раушания Юкачеваны кая җирлиячәкләре билгеле

https://tnv.ru

18 Июль 2022, 09:40

2214

0

Татарстанның халык артисты Раушания Юкачеваны кая җирлиячәкләре билгеле
«Идель» журналының баш мөхәррире, сценарист, журналист Айсылу Хафизова «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтүенчә, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева иртәгә туган ягы — Питрәч районы Күн авылы зиратында Айдар Хафиз кабере янында җирләнәчәк.

«Әтием Айдар Хафиз ике ел элек арабыздан китте. Вакыты-вакыты белән аны искә алабыз, ул күрше бүлмәдә йөргән кебек. Раушания апаны да шулай озатырбыз, Аллаһ боерса. Аны әтием янында — туган авылы Питрәч районы Күн авылы зиратында җирләргә ниятлибез. Раушания апа безнең гаилә белән, Айдар абыйсы белән һәрчак бергә булды. Хәзер зиратта да аның янында ятачак. Урыны оҗмахта булсын», — дигән ул.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның халык артисты, Раушания Юкачева 63 яшендә вафат булды.

Раушания Хөснетдин кызы белән хушлашу бүген 10:00 сәгатьтә Галиәсгар Камал театры бинасы фоесында узачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров