Онлайн трансляция

Свернуть

Раушания Юкачеваның үлем сәбәбе билгеле

Раушания Юкачеваның үлем сәбәбе билгеле

https://tnv.ru

18 Июль 2022, 11:22

2481

0

Раушания Юкачеваның үлем сәбәбе билгеле
Кичә 63 яшендә Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева вафат буды. Бүген яраткан тамашачысы, коллегалары, дуслары һәм якыннары Галиәсгар Камал театрына җыелды.

Мәрхүмәнең сеңлесе Рузалия ханым сүзләренчә, Раушания Юкачеваның үт куыгында таш булган. Үлем сәбәбен дә табиблар шул дип күрсәткән. Актриса операциягә әзерләнгән. «Әмма өлгерә алмады», — дип Рузалия ханымның сүзләрен «Шәһри Казан» телеграм каналында яза.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның халык артисты, Раушания Юкачева 63 яшендә вафат булды.

Раушания Хөснетдин кызы белән хушлашу бүген 10:00 сәгатьтә Галиәсгар Камал театры бинасы фоесында узды.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров