https://tnv.ru
08 Август 2022, 15:06
435
0
Камал театрының яңа бинасын ачу аңа нигез салуның 120 еллыгына багышланырга мөмкин. Хәзер объект буенча проект-тикшерү эшләренә техник бирем әзерләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Камал исемендәге Татар дәүләт театры директоры Илфир Якупов хәбәр иткән.
Агентлык әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, театр проектлаучылар белән даими киңәшмәләр үткәрә, анда проектның барлык нечкәлекләре турында фикер алышалар.
Хәзерге вакытта эш башланган, киңәшмәләр атна саен уздырыла. Төзелеш эшләренә көз көне керергә җыеналар. Иң оптимистик фаразлар буенча, театр труппасы Камал театрының репертуар спектакльләрен 2026 елда театрның 120 еллык юбилеена яңа бинага күчерә ала.
Камал исемендәге татар театрының яңа заманча бинасы Кабан күленең уң ягында, Назарбаев һәм Һади Такташ урамнары киселешендә, «Ваухаус» рус-немец-япон консорциумы проекты буенча төзеләчәк.
Фото: рәсми видеодан скриншот

Бүлешергә
Комментарии 0