Онлайн трансляция

Свернуть

Җиң сызганып эшкә! Камал театрының яңа сезонында нинди үзгәрешләр көтелә?

Җиң сызганып эшкә! Камал театрының яңа сезонында нинди үзгәрешләр көтелә?

https://tnv.ru

09 Август 2022, 13:53

349

0

Җиң сызганып эшкә! Камал театрының яңа сезонында нинди үзгәрешләр көтелә?
Җәйге ялдан соң, Галиәскәр Камал театры артистлары эшкә чыкты. Яңа — 117нче сезонга әзерләнә башладылар. Ул 9 сентябрьдә ачылачак.

Актерлар беренче эш көнен күптән түгел бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләре Рушания Юкачеваны искә алудан башлады. Яңа сезонга планнары турында сөйләделәр. Мәсәлән, быел репертуардан 5 спектакль төшеп калачак.

Быел яшь режиссер Айдар Җәббаров ике премьера әзерли. Берсе Әмирхан Еникинең «Рәшә», икенчесе япон язучысының «Көлке академиясе» әсәрләре буенча куелачак спектакльләр. Шулай ук, кече сәхнәдә Рамил Гәрәев яшь автор Булат Минкинның иҗат җимешен сәхнәләштерәчәк.

Театр сезоны 9 сентябрьдә, күпъеллык традиция буенча, «Зәңгәр шәл» спектакле белән ачылачак. Тик театрдагы тамашаларны алданрак та карап була. Республика көне уңаеннан 25 августтан 30ына кадәр спектакльләр күрсәтеләчәк. «Бурятиядән режиссер Саиджи Жамбалова. Ул инде Кариев театрында да эшләде. Аның белән сөйләшү булды. Ул ризалашты. Яңа елдан соң спектакль куячак», — диде баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров