Онлайн трансляция

Свернуть

Путин Метшин һәм Песошинны Невский ордены белән бүләкләде

Путин Метшин һәм Песошинны Невский ордены белән бүләкләде

https://tnv.ru

09 Август 2022, 12:54

449

0

Путин Метшин һәм Песошинны Невский ордены белән бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин Казан мэры Илсур Метшинны һәм Татарстан премьер-министры Алексей Песошинны Александр Невский орденнары белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.

Дәүләт башлыгы указында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Рәисенең әлеге мактаулы бүләккә хезмәт уңышлары һәм казанышлары, мәдәният һәм сәнгать өлкәләрен үстерүгә керткән өлеше, шулай ук күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен лаек булуы билгеләп үтелә.

Илсур Метшинны өч тапкыр — 2010, 2015 һәм 2020 елларда Казан мэры итеп сайладылар. Алексей Песошин Татарстан премьер-министры вазыйфасын 2017 елның 17 апрелендә башкара башлады.

Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров