Онлайн трансляция

Свернуть

Азнакайда Шәфәгать Сәлиховны искә алдылар

Азнакайда Шәфәгать Сәлиховны искә алдылар

https://tnv.ru

24 Август 2022, 10:00

1372

0

Азнакайда Шәфәгать Сәлиховны искә алдылар
Азнакай районы Татшуган авылында баянчылар, музыка сөючеләр татар җыр сәнгатенең легендасы, күренекле якташыбыз, виртуоз баянчы Шәфәгать Салиховны искә алу кичәсенә җыелдылар, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Концертта Шәфәгать Салиховның иҗат иткән җырлары да, татар халык көйләре дә яңгыраган. Чарада шулай ук Азанакайдан балалар сәнгать мәктәбе укучылары, яшь тальянчылар да чыгыш ясаганнар.

Шәфәгать Сәлихов - татар музыканты, баянчы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Шәфәгать танылган татар җырчысы Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы була.

Фото: aznakaevo-rt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров