Онлайн трансляция

Свернуть

Радулов 80 млн, Зарипов - 10: ММЧ "Ак Барс" уенчыларының хезмәт хакларын ачты

Радулов 80 млн, Зарипов - 10: ММЧ "Ак Барс" уенчыларының хезмәт хакларын ачты

https://tnv.ru

23 Август 2022, 17:20

1027

0

Радулов 80 млн, Зарипов - 10: ММЧ "Ак Барс" уенчыларының хезмәт хакларын ачты
Яңа сезонга Казанның «Ак Барс» хоккей клубы уенчыларының хезмәт хакы 853 миллион сум тәшкил итә. Бу хакта «Спорт-Экспресс» хәбәр итә.

Иң күп хезмәт хакын, НХЛ йолдызы, «Даллас» клубының элеккеге форварды - һөҗүмче Александр Радулов алачак. Ул бер сезонда 80 миллионнан артык акча эшли алачак. Һөҗүмче Вадим Шипачев 75 миллион сумнан артык хезмәт хакы ала.

Сакчы Вячеслав Войнов һәм һөҗүмче Кирилл Семенов 65әр миллион сум акча алачак. Бер елга килешү төзегән «Ак Барс» капитаны, 41 яшьлек Данис Зарипов сезонга 10 миллион алачак.

Исегезгә төшерәбез, 26-29 август көннәрендә Казанда инде традицион рәвештә "ТАНECO Кубогы" узачак. Төп хоккей турнирының трансляциясен "Яңа Гасыр" каналы үткәрәчәк. Моннан тыш, хоккей яратучылар телекомпания сайтында яраткан командаларының уеннарын карый алачак.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров