Онлайн трансляция

Свернуть

Язучысы Ленар Шәех дөньякүләм дәрәҗәдәге бүләккә - Андерсен исемендәге премиягә лаек булды

Язучысы Ленар Шәех дөньякүләм дәрәҗәдәге бүләккә - Андерсен исемендәге премиягә лаек булды

https://tnv.ru

08 Сентябрь 2022, 14:37

957

0

 Язучысы Ленар Шәех дөньякүләм дәрәҗәдәге бүләккә - Андерсен исемендәге премиягә лаек булды
Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, балалар язучысы Ленар Шәех дөньякүләм дәрәҗәдәге бүләккә - Андерсен исемендәге премиягә лаек булды.

Ул аңа "Галинең песие" дип аталган басмасы өчен бирелде. Балалар өчен язылган әлеге китап халыкара советның шәрәфле исемлегенә кертелгән. Премияне Ленар Шәехкә Малайзиянең Путраджая шәһәрендә үткән халыкара Конгресста тапшырдылар.

Балалар китаплары буенча халыкара советның бу исемлегенә дөньядагы иң яхшы басмалар кертелә. Алар инглиз, немец, француз, төрек, кытай һәм башка телләрдә бастырылачак. Быел бу исемлектә 63 язучы, 52 рәссам, 48 тәрҗемәченең хезмәтләре урын алган.

Ленар Шәех Андерсен пермиясенә лаек булган 4нче татар шагыйре. Мондый бүләккә Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин һәм Рафаил Газизов лаек булган иде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров