Онлайн трансляция

Свернуть

"Татар сүзе" бәйгесенә катнашырга өлгерегез!

"Татар сүзе" бәйгесенә катнашырга өлгерегез!

https://tnv.ru

11 Октябрь 2022, 10:08

76

0

"Татар сүзе" бәйгесенә катнашырга өлгерегез!

 "Татар сүзе" Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул ителә. Гариза җибәрергә бер айдан артык вакыт бар. 

Исегезгә төшерәбез, конкурсны Татарстан Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә ТНВ һәм ШАЯН ТВ каналлары оештыра. 

Быел бәйге телевизион форматта үткәрелә. Иҗади эшләрне төрле тапшыруларда күрсәтәчәкләр. Сәләтле балаларга телевидениедә эшләү мөмкинлеге дә бар.

Бәйгедә алты номинация: 10 яшькә кадәр булган катнашучылар, 11 яшьтән 17гә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр, иҗади гаиләләр, профессионаллар һәм үз иҗатларын укучыларны да көтәләр. Номинацияләр шигырь һәм прозага бүленәчәк.

Катнашу өчен чыгышыңны камерага төшереп, tnvtatarsuze@mail.ru электрон почтасына юлларга һәм татар яки рус телләрендә анкета да тутырырга кирәк.

Бәйгенең премия фонды 1 миллион сум. Гаризалар 31 октябрьгә кадәр кабул ителә. 30 җиңүченең исеме апрель аенда билгеле булачак.

Конкурста катнашу турында тулырак нигезләмәне укып белә аласыз. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына языгыз.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров