Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Габдулла Кариевка һәйкәл ачылды

Татарстанда Габдулла Кариевка һәйкәл ачылды

https://tnv.ru

17 Октябрь 2022, 09:42

125

0

Татарстанда Габдулла Кариевка һәйкәл ачылды
Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр. Әлеге сүзләрнең авторы татар милли театрына нигез салучы Габдулла Кариевка бүген туган ягы Нурлатта һәйкәл ачылды.

Бу әле бөек шәхескә багышланган беренче сын. Аны автор Александр Дресвянников бакырдан койган. Биеклеге 3 метр ярым. Тантаналы чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика театрларының баш режиссерлары, шулай ук күпсанлы мактаулы кунаклар, театр сөючеләр, нурлатлылар катнашында узган. Тулырак ТНВ репортажыннан белә аласыз.


Фото: "Нурлат-информ"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров