Онлайн трансляция

Свернуть

Ел ахырына кадәр Татарстанның 10 музее балаларны бушлай кабул итәчәк

Ел ахырына кадәр Татарстанның 10 музее балаларны бушлай кабул итәчәк

https://tnv.ru

15 Ноябрь 2022, 13:50

76

0

Ел ахырына кадәр Татарстанның 10 музее балаларны бушлай кабул итәчәк
Ел ахырына кадәр Татарстанның 10 музее балаларны бушлай кабул итәчәк. Балигъ булмаганнар белән бергә мәдәни учреждениеләргә бер өлкән кеше керә ала. Акция бүген башлана һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге мәгълүмат Казан шәһәренең рәсми порталында чыкты.

Балалар Казан Кремле музейларын, ТР Милли музеен, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеен, Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексын, Биләр һәм Болгар дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыкларын, Галия Кайбицкая исемендәге музейны, Менделеевскиның туган якны өйрәнү музеен, ТР Актаныш районы туган якны өйрәнү музеен һәм «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына бушлай керә алачак.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров