Онлайн трансляция

Свернуть

Тинчурин театры мобилизацияләнгән татарстанлыларга концерт куйган - фото

Тинчурин театры мобилизацияләнгән татарстанлыларга концерт куйган - фото

https://tnv.ru

05 Декабрь 2022, 15:22

546

0

Тинчурин театры мобилизацияләнгән татарстанлыларга концерт куйган - фото
Кәрим Тинчурин театры Арча районы якташлыгы белән берлектә 4 декабрьдә Казан танк училищесы полигонында мобилизацияләнгән татарстанлылар өчен мәдәни программа оештырган. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концертта К.Тинчурин театры актерлары Рамил Минханов, Илнур Байназаров, Айсылу Мөсәлләмова, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артистлары Илназ Баһ, Нурзадә, Илсур Мортаза һәм К.Тинчурин театры тавыш операторы Ранил Мусеев чыгыш ясаган.

Мобилизацияләнгән егетләр кышкы салкын көндә концерт куярга килгән Тинчурин театры белән Арча якташлыгына, үзләрен онытмаулары һәм игътибар өчен ихлас рәхмәтләрен белдергән.






Фото: К.Тинчурин театры матбугат үзәге


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров