Онлайн трансляция

Свернуть

Фәнис Җиһанша спектакль вакытында акча сораган?

Фәнис Җиһанша спектакль вакытында акча сораган?

https://tnv.ru

03 Февраль 2023, 17:47

3058

0

Фәнис Җиһанша спектакль вакытында акча сораган?
Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша 4 февраль көнне иртәнге җидедә башланачак "Сиңа миннән сәлам" тапшыруының кунагы булачак.

Тапшыруның алып баручысы Айгөл Хәйруллина Фәнискә кызыклы сорау бирде. "Синең сәхнәдән акча сораганыңны хәтерлим, нинди спектакль иде ул?" дигән сорауга болай дип җавап кайтарды:

"Шәриф абый Камалның Марсель Сәлимҗанов куйган "Әни килде" спектаклендә мин Альфред ролен уйный идем. Ул эшсез, аңа таксида йөрергә, "свидание"ларга барырга акча кирәк. Әти-әнисе акча бирмәгәч, әбисе янына бара иде. Ул рольне Наилә Гәрәева уйный иде. Шулай әбидән 5 сум сорап чыгып китә идем", - дип сөйләде Фәнис.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров