Онлайн трансляция

Свернуть

Алып баручы Илмир Ямалов дүртенче баласының исемен әйтте

Алып баручы Илмир Ямалов дүртенче баласының исемен әйтте

https://tnv.ru

03 Февраль 2023, 17:10

1244

0

Алып баручы Илмир Ямалов дүртенче баласының исемен әйтте
31 гыйнварда танылган алып баручы, уен кораллары остасы Илмир Ямалов һәм аның тормыш иптәше Рузия дүртенче тапкыр әти-әни булдылар. Кызларына Рузилә дип матур исем дә кушканнар.

ТНВ сайты хәбәрчесе яңа дөньяга килгән кызның әтисе белән аралашты.

“Рузияне һәм Рузиләне өйгә алып кайттык. Дуслар, туганнар белән бергә кызга исем дә куштырдык. Аллага шөкер, гаиләбез ишәя. Мин моңа бик сөенеп карыйм. Безнең элек-электән татар гаиләләре күп балалы булган”, дип сөйләде безгә Илмир.

Илмир һәм Рузия өч бала – уллары Раян, Рияз һәм кызлары Рузинәне үстерә иде. Дүртенче балалары Рузиләнең буе - 53 см, авырлыгы - 3500 грамм. Котлыйбыз, сабыйга һәм әнисенә сәламәтлек телибез!



Фото: Эльвира Шакирова

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров