Онлайн трансляция

Свернуть

Олпат Таҗетдин: Гомере буе халкыбызга хезмәт итеп яшәгән шәхес Ринат Таҗетдиновка 85 яшь

Олпат Таҗетдин: Гомере буе халкыбызга хезмәт итеп яшәгән шәхес Ринат Таҗетдиновка 85 яшь

https://tnv.ru

13 Март 2023, 12:16

80

0

Олпат Таҗетдин: Гомере буе халкыбызга хезмәт итеп яшәгән шәхес Ринат Таҗетдиновка 85 яшь
Адымнарны дәвам итәбез. Күренекле милләттәшебез, гомере буе халкыбызга хезмәт итеп яшәгән шәхес - Ринат Таҗетдинов 85 яшлеген билгеләп үтә. Тамашачысы аны Камал театрында - иҗат кичәсендә котлады. Минтимер Шәймиев Республика Рәисе исеменнән Ватан алдындагы казанышлары өчен - ордены медален тапшырды.

Танылган щепкинчылар - ярты гасырдан артык сәхнә күрке булып, үз иҗатлары белән халкыбызның театр сәнгатендә якты эз салучылар, фидакәр хезмәтләре аша тамашачының кумирына әйләнгән артистлар. Шуларның берсе ул - Ринат абый Таҗетдинов. Тартюф белән Отеллодан кала уйналмаган роле юк. 29 яшендә үк Тукай премиясенә лаек булган шәхес. "Алтын битлек" иясе. Театрлы тормыш мизгелләре Гөлназ Сәйфетдинова репортаҗында.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров