Онлайн трансляция

Свернуть

Владимир Путин режиссер Айдар Җаббаровка яшь мәдәният эшлекләренә бирелә торган премия тапшырды

Владимир Путин режиссер Айдар Җаббаровка яшь мәдәният эшлекләренә бирелә торган премия тапшырды

https://tnv.ru

22 Март 2023, 16:16

73

0

Владимир Путин режиссер Айдар Җаббаровка яшь мәдәният эшлекләренә бирелә торган премия тапшырды
Галиәсгар Камал театры режиссеры Айдар Җаббаровка яшь мәдәният эшлеклеләренә бирелә торган премия тапшырылу турында язган идек инде. Аны тапшыру тантанасы бүген Кремльдә үтте. Моның турында ил башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшь режиссер рәхмәтләрен Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, үзе хезмәт куйган театрга, Республиканың мәдәният министрлыгына әйтте.

"Бүген Татарстанда театр сәнгате үсешенә бик зур игътибар бирелә. Республикада "юк" сүзен белмиләр. Һәрбер иҗади тәкъдимне диярлек кабул итәләр. Минем хезмәтемне югары бәяләгән өчен зур рәхмәт сезгә", диде ул мактау билгесен алганда.

Айдар Җаббаров спектакльләре төрле елларда Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда куелды. Шулай ук режиссер Республиканың төрле театрлары белән хезмәттәшлек итә. Тамашачы аны “Агыла да болыт, агыла”, “Хуш, авылым”, “Санаулы кичләр”, “Ул әле өйләнмәгән иде” спектакльләре буенча белә. Айдар Җаббаровның “Тормышмы бу?” спектакле “Алтын битлек” илкүләм премиясе номинанты булган иде.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров