Онлайн трансляция

Свернуть

Татар режиссеры Айдар Җаббаров РФ Президенты премиясенә лаек булган

Татар режиссеры Айдар Җаббаров РФ Президенты премиясенә лаек булган

https://tnv.ru

21 Март 2023, 13:37

354

0

Татар режиссеры Айдар Җаббаров РФ Президенты премиясенә лаек булган
Камал театры режиссеры 31 яшьлек Айдар Җаббаровка Россия Федерациясе Президенты тарафыннан яшь сәнгать эшлеклеләренә бирелә торган премия тапшырылды. Президент Указында язылганча, режиссер әлеге дәрәҗәгә илнең театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен лаек була.

Премия ел саен 3 кешегә бирелә. Айдар Җаббаровтан тыш аны шулай ук скульптор Екатерина Пильникова һәм балет артисты Сергей Полунин алды. Алар – 2022нче ел нәтиҗәләре буенча сайланган лауреатлар. Диплом һәм мактаулы билгедән тыш, сәнгать эшлеклеләренә шулай ук 5 миллион сум акча тапшырыла.

Айдар Җаббаров спектакльләре төрле елларда Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда куелды. Шулай ук режиссер Республиканың төрле театрлары белән хезмәттәшлек итә. Тамашачы аны “Агыла да болыт, агыла”, “Хуш, авылым”, “Санаулы кичләр”, “Ул әле өйләнмәгән иде” спектакльләре буенча белә. Айдар Җаббаровның “Тормышмы бу?” спектакле “Алтын битлек” илкүләм премиясе номинанты булган иде.

Фото: idel-tat.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров