Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев һәм Ренат Таҗетдиновны бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев һәм Ренат Таҗетдиновны бүләкләде

https://tnv.ru

07 Апрель 2023, 17:39

527

0

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев һәм Ренат Таҗетдиновны бүләкләде
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Республиканың халык артистлары Равил Шәрәфиев һәм Ринат Таҗетдиновны 85 яшьлек юбилейлары белән тәбрикләде. Бу хактагы мәгълүмат Рәиснең рәсми сайтында пәйда булды.

Артистларның икесе дә - танылган "Щепкинчылар". 1961 елда Мәскәүдә укып кайткач, Галиәсгар Камал исемендәге театрда эшли башлыйлар. Алар 62 ел дәвамында татар театрына тугры калып, илдәге милли мәдәниятне үстергән шәхесләр.

Республика алдындагы гаять зур казанышлары өчен Татарстан Рәисе Равил Шәрәфиевкә "Дуслык" орденын, Ринат Таҗетдиновка "ТАССР оешуга 100 ел" медален тапшырды. "Равил ага! Ринат ага! Сезнең күпьеллык иҗатыгыз, тугры хезмәтегез чиксез хөрмәткә лаек. Сез - татар театры өлкәсендә үз исемегезне булдырган кешеләр. Милли сәнгать үсешенә керткән зур өлешегез өчен рәхмәт сезгә!", - дип тәбрикләде легендар артистларны Рөстәм Миңнеханов.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров