Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда олпат театр артисты вафат

Татарстанда олпат театр артисты вафат

https://tnv.ru

14 Апрель 2023, 17:46

1567

0

Татарстанда олпат театр артисты вафат
Бүген Татарстан һәм Россиянең халык артисты Вадим Кешнерның вафаты турында мәгълүм булды. Актерга 86 яшь булган. Кайгылы хәбәр белән Качалов театрында бүлештеләр.

Вадим Кешнер 1961 елда Качалов исемендәге театрның актерлык студиясен тәмамлап, бирегә эшкә урнаша. Ул 62 ел дәвамында әлеге театрда тугры хезмәт итә.

Вадим Кешнер - Татарстанда театр сәнгатенә бик зур өлеш керткән шәхес. Аны берничә буын Казан тамашачысы яратып өлгерде. Безнең редакция олпат артист туганнарының кайгысын уртаклаша.

Фото: Качалов театрының матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров