https://tnv.ru
06 Июль 2023, 18:30
380
0
Тиздән «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында чыгачак «Юллар чатында» сериалы геройлары белән таныштыра башлыйбыз.
Раушан Мөхәммәтҗәнов сериалда төп рольләрнең берсен уйный. Сериалда төшүе һәм образы турында ул безнең белән дә бүлеште.
«Мин Әлмәт театрында эшлим, менә 12нче ел китте. Минем 12 ел эшләү дәверендә хыялым бар иде — берәр кинода төшеп карарга. Ниһаять, менә чакырдылар кастингка һәм Булат — төп герой — образына сайладылар. Бу образ миңа бик ята, кайбер яклары миңа охшаган, ә кайбер яклары бик түгел. Алмаз абый Әкбәров белән эшлибез, ул миңа барысын да аңлата, без аның белән аңлашабыз. Аның нәрсә әйтергә теләгәнен мин бик тиз аңлап алам, һәм, миңа калса, әйбәт килеп чыга.
Әлбәттә, спектальдә күп уйнарга туры килә шушындый рольләрне, белмим кыяфәткә карап бирәләрме андый рольләрне яки минем характерга, ләкин биргәч, уйныйсың инде», — диде ул.
Исегезгә төшерәбез, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшерәчәк «Юллар чатында» сериалына старт бирелде. Проектны төшерү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
«Юллар чатында» сериалында тамашачыларга бер автозаправка станциясе кысаларында барган вакыйгалар, тормыш хәлләре турында сөйләнәчәк. Ягулык салу станциясе — юллар, кешеләр язмышлары кисешә торган урын. Бирегә һәркем үз уйлары, проблемалары, дөньяга карашы, тормыш «багажы» белән килә һәм һәрберсе үз юлын табарга тели.
Үрнəк саналган заманча ягулык салу станциясенə үзəк офистан Ясминә исемле яңа хезмəткəр җибəрəлəр. Ясминә исə килə-килештəн үзенең моңарчы җитəкчелек игътибарсыз калдырган тəкъдимнəрен тормышка ашырырга тотына һəм тиз арада нəтиҗəгə ирешеп барысына да ни дəрəҗəдə булдыклы икəнлеген исбатларга омтыла. Аның юлында көтелмəгəн бердəнбер киртə - шушында ук официант булып эшләүче элекке мəхəббəте Булат. Сүрелеп бетмəгəн хислəре, җитəкченең кырыслыгы белəн көрəшеп, Ясминә шундый үзгəрешлəр башлап җибəрə ки, аларга ияреп бөтен заправка коллективының һəм килүче клиентларның да тормышлары да көтелмəгəн борылышлар ясый.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0