Онлайн трансляция

Свернуть

Атнаның иң популяр Инста посты: Фирдүс Тямаев суга кереп җырлый

Атнаның иң популяр Инста посты: Фирдүс Тямаев суга кереп җырлый

https://tnv.ru

10 Июнь 2019, 13:38

295

0

Бүгенге көннән башлап, ТНВ үзенең Инстаграмдагы аккаутындагы иң популяр һәм иң күп комментарий җыйган постларны биредә туплый башлый һәм сезгә кызыклы моментларны тәкъдим итә.

Атнаның иң популяр Инста посты: Фирдүс Тямаев суга кереп җырлый
Бүгенге көннән башлап, ТНВ үзенең Инстаграмдагы аккаутындагы иң популяр һәм иң күп комментарий җыйган постларны биредә туплый башлый һәм сезгә кызыклы моментларны тәкъдим итә.

Бу атнада иң популяр пост итеп, Фирдүс Тямаевның Буа Сабан туенда күлгә кереп җырлавын атап була. Җырчының инициативасын берничә тамашачы да хуплады һәм суга чумып биеде.

@tvtnv аккаунтында бу постны 15 меңнән артык кеше карады һәм йөздән артык комментарий калдырылды. Араларында Татарстанның атказанган җырчысы фикере белән килешүчеләр дә, килешмәүчеләр дә бар.

Комментарийларның берничәсе:

—  Менә сиңа гасырлар буе килгән татар халкының милли бәйрәме! Кайда монда миллилек? Төкереп бирәләр! Тилеләр туе!

—  Этот Сабантуй в Буинске надолго еще запомнится. Как же зажег Тямаев, так может только он!

—  Мишәрләр масстер-класс күрсәтәләр;

—  Тямай зажигает, ә суга кергән халык ни уйлады икән?

—  Мишәр дисез, аларның әле болай кыланганын күргән юк иде. Мишәр дигәч тә, маймыл түгел бит инде. Үз дәрәҗәңне төшереп йөрисең инде шунда.

—  Тямай шәп малай ул!

Иң кызыклы комментарийларның берсе — Сабан туеның тагын бер төре барлыкка килде — кем артистка кадәр береенче йөзеп җитә, шуңа кәҗә!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров