https://tnv.ru
23 Январь 2025, 16:41
385
0

Галиасгар Камал театры актрисасы Гүзәл Гюльвердиевага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гүзәл Гюльвердиевага мактаулы исем театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен бирелгән. Бу хактагы указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.
"Гүзәлне театр исеменнән чын күңелдән котлыйбыз, горурланабыз һәм иҗади уңышлар телибез!", - диелә хәбәрдә.
Әле күптән түгел генә Гүзәл әни булган иде. Шатлыклы хәбәрләр театрны да бурап узмады - бу атнада яңа биналары ачылды.
Фото: t.me/kamalteatr

Бүлешергә
Комментарии 0