Онлайн трансляция

Свернуть

Ярты миллионнан 10 мең сумга төште: суд "Су анасы" эшен карый

Ярты миллионнан 10 мең сумга төште: суд "Су анасы" эшен карый

https://tnv.ru

05 Март 2025, 16:44

13

0

Ярты миллионнан 10 мең сумга төште: суд "Су анасы" эшен карый
Республиканың арбитраж судында "Су анасы" эшен карадылар. Шул исемдәге спектакль өчен "Национальные игрушки" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте "Әкият" курчак театрына дәгъва белән чыкты. Товар билгесен законсыз куллануда гаеплиләр. Бу бәхәсле хәл узган елның көзеннән бирле дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, "Национальные игрушки" җәмгыяте - Шүрәле, Су анасы, Камыр Батыр атамаларын Роспатентта рәсмиләштерә. Бу исемнәрне кулланган өчен, “Әкият” курчак театрына ярты миллион сумлык шикаять белдерделәр. Соңыннан бу сумма 1 сумга калды. Хәзер оешма театрдан 10 мең сум таләп итә. Бүгенге утырыш ничек тәмамланды? Гөлназ Сәйфетдинова репортажында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар