https://tnv.ru
26 Май 2026, 08:41
4
0

2026нчы ел татар милләте өчен юбилейларга бай. Бер ай элек без Габдулла Тукайның 140 еллыгын билгеләп үттек. Бу атнада аның чордашы, дусты һәм адашы Габдулла Кариевны искә алабыз. Татарда профессиональ театрга нигез салучыларның берсе, режиссёр, актёр туганга 140 ел булды.
20нче йөз башы һәм шул чорның легендар шәхесләре халкыбызның үсеше өчен гаять зур этәргеч биргән. Тарихта шундый вакытлар була — алар теге яки бу халыкка ниндидер юл ача. 20нче йөз башы да, минемчә, шундыйлардан. Крепостнойлык хокукы бетерелеп күп вакыт узмаган, революция алды еллары, кешеләрнең иреккә, яңа тормышка һәм яңарышка омтылышы көчле була. Милләтебезнең көчлеләре аннан файдалана алган һәм профессиональ татар театры булдырган. Анда хатын-кызларга уйнарга рөхсәт бирелә. Әгәр дә без бүген татарда театр традицияләре көчле, алар башка милләтләрнеке белән беррәттән федераль бүләкләр ала дибез икән, димәк нигезе нык итеп салынган.
Алдагы репортажыбыз Габдулла Кариев истәлегенә багышлана. Бүген аның тавышы язылган граммофон пластинкалары Франциянең милли китапханәсендә саклана. Аларда ул Габдулла Тукайның шигырьләрен укый. Шулай ук авторлары билгесез «Зилзилә» һәм «Байбәтчә» хикәяләре бар. Бүгенге репортаж дәвамында шундый уникаль өзекләр ишетербез.
Бүлешергә
Комментарии 0