Онлайн трансляция

Свернуть

Яр Чаллыда Милли театрлар фестивале ачылды

Яр Чаллыда Милли театрлар фестивале ачылды

https://tnv.ru

24 Июнь 2026, 12:21

58

0

Яр Чаллыда Милли театрлар фестивале ачылды
Автомобиль төзелешенең үзәге булган Яр Чаллы шәһәре бер атнага милли театр сәнгатенең башкаласына әверелде. Бүген бирегә Идел буеннан алып Төньяк Кавказ һәм Көньяк Себергә кадәрге төбәкләрдән Россиянең театр коллективлары җыелды.

«Мастеровые» рус драма театрында Милли театрлар фестивале ачыла. Атна дәвамында шәһәр сәхнәләрендә татар, башкорт, хакас, мари, ингуш һәм мордва телләрендә спектакльләр күрсәтеләчәк. Тамашачылар төрле халыкларның мәдәнияте белән таныша ала, ә театр әһелләре милли сәнгатьнең бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышачак. Тулырак - Луиза Сафуанова репортажында.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар