Онлайн трансляция

Свернуть

Шаян Кариев театры премьерасында катнашты

Шаян Кариев театры премьерасында катнашты

https://tnv.ru

11 Октябрь 2019, 14:55

292

0

10 октябрь Габдулла Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры театрында яңа сезонның беренче премьерасы узды! «ШАЯН ТВ» балалар каналының төп герое Шаян фоеда каршы алды.

Шаян Кариев театры премьерасында катнашты
10 октябрь Габдулла Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры театрында яңа сезонның беренче премьерасы узды!  Ул I "TAMGA" режиссерлар лабораториясе нәтиҗәсе. Сюжет нигезендә француз язучысы Мари-Од Мюрайның “Умник” повесте.

Спектакль үзенчәлеккә ия булган балалар белән аралашу проблемасына багышланган. Шул уңайдан фойеда "Просто другие" фонды белән берлектә хәйрия күргәзмәсе узды. Спектакльгә килгән тамашачылар үзенчәлеккә ия балаларның кул эшләрен, рәсемнәрен, бәйләнгән уенчыкларны сатып алдылар. Сатудан килгән акча  "Просто другие" җирле шәһәр иҗтимагый оешмасы фондына күчерелде. Оешма аутизм диагнозлы балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла.

Шулай ук килгән кунакларны «ШАЯН ТВ» балалар каналының төп герое Шаян каршы алды. Аның белән фотога төшәргә теләүчеләр күп иде. Һичшиксез, бу фотолар балаларның матур истәлекле хәтирәсе булып калыр.

Спектакльнең инсценировка авторы һәм режиссеры Россиянең атказанган артисты Екатерина Корабельник (Мәскәү). Аның "Суббота каждый день!" спектакле "Арлекин" 2013 милли театраль премиясе лауреаты. Екатерина “Сумерки” сагасында Элис Калленны тавышландыруы белән дә билгеле.  Театраль һәм  кинопроектлардан кала, ул төрле шоуларны куючы буларак та танылган. Татар телендә спектакль куюы беренче тәҗрибәсе: “Мин телне аңламасам да, артистларның үз-үзләрен тотышы буенча сәхнәдә нинди булырга кирәк икәнен аңладым. Сезнең актерлар искиткеч!”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты режиссер. Татарча сүзләрдән “күрсәт, бир, тапта” сүзләрен өйрәнгән икән.

Йомрыбаш” чыгарылыш сыйныфында укый торган 17 яшьлек Клебер һәм аның акылга зәгыйфьләр интернатында гомерен уздыручы абыйсы Йомрыбашның өч егет һәм бер кыз бүлешкән фатирга урнашуы нисбәтле туган тарих турында.

Төп герой Йомрыбашны уйнаучы Дилүс Хәкимҗанов үз ролен җиңел дип санамый. “Минем герой үз дөньясында яши. Йомрыбашны тудыру өчен төрле мәкаләләр укыдым, фильмнар карадым, кыскасы, бөтен мәгълүматны җыйдым һәм үземнән дә өстәдем. Әлеге роль мине бүтәнчә уйларга, фикерләргә өйрәтте, тирәнәйдем”, - дип уртаклашты Дилүс.

Эльдар Гатауллин да Екатерина Корабельникка соклануын җиткерде: “Ул бездән текст таләп итми, хис таләп итә. Телне белмәсә дә,  дөрес түгел икәнне сизә һәм хисләргә чыгара. “Йомрыбаш” гаилә спектакле, анда хисләр калейдоскобы”.

“Тагын да кечерәк булса да сыябыз. Режиссер каян керергә яки чыгарга куша икән, син аны эшләргә тиеш”, - дип җавап бирде месье Крокрольны уйнаучы Ильнар Низамиев холодильниктан чыгуы турында. “Мәгънәле, гыйбрәтле спектакль туып килә.  Әлбәттә, режиссер яңалык алып килде, яңа караш, яңа куелыш. Таләпләре дә үзгә, сәхнәдә үзеңне башкача хис итәсең”, - диде ул.

Спектакльдә яшьләр белән бергә Нуриәхмәт Сафин һәм Халидә Сөнгатуллина да катнаша.

“Яшьләр арасына яшәрергә ашкынып киләм! Алар күңелсезләнергә ирек бирми, үзләре белән алып кереп китәләр дә, чыгып булмый. Яңа режиссер, яңа агым, яңа мөнәсәбәт. Аның сәхнәдә безнең белән аралашуы да үзенчәлекле. Әллә актриса, әллә режиссер дип аңламый да торасың”, - дип җавап бирде Нуриәхмәт ага. Халидә Сөнгатуллина фикеренчә, яшьләр булганда, театр гөрләп торганда татар тамашачысы югалмаячак.

Пьесаны татар теленә Резеда Гобәева тәрҗемә итте. Рәссам –– Геннадий Скоморохов. Хореограф – Алмаз Низамов.
Спектакль 11 һәм 17 октябрь 15:00 сәгатьтә  башлана.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров