Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда тарихчы Җәүдәт Миңнуллин белән хушлаштылар

Казанда тарихчы Җәүдәт Миңнуллин белән хушлаштылар

https://tnv.ru

10 Октябрь 2019, 17:52

274

0

Ул туган авылы - Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылында 11 октябрьдә җирләнәчәк.

Казанда тарихчы Җәүдәт Миңнуллин белән хушлаштылар
Бүген Казанда тарихчы, мөгаллим, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин вафат. Бүген Казанда аның белән дуслары, туганнары, хезмәттәшләре, студентлары хушлашты.

- Бүген хушлашырга күп студент килде. Аны иртәгә туган авылында күмәчәкләр. Мин аның сәламәтлеге белән проблемалар барын һәм авыруын белдем. Хастахәнәдә ятуга карамастан, эшен дәвам итте, ә кичә кинәттән үлеп китте, - диде Җәүдәт Сәлимовичның хезмәттәше КФУ доценты Әскәр Гатин.

Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, фәнгә бергә килүләрен әйтте. Җәүдәт Миңнуллин белән аларның бер үк фәнни җитәкче булган – Миркасыйм Усманов.

- Ул XIX гасыр ахыры XX гасыр башы татар тарихы буенча белгеч. Без бу мәгълүматларны интернетта эзләмичә, еш кына аңа мөрәҗәгать иттек. Холкы буенча ул йомшак, күңелле, зыялы кеше. Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә һәм ярдәм итәргә әзер булган, аралашырга һәм уртаклашырга җиңел булган дус иде. Бу аның хезмәттәшләре һәм якын кешеләре өчен бик зур югалту”, - диде Искәндәр Гыйләҗев.

Галим туган авылы - Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылында 11 октябрьдә җирләнәчәк.

ТНВ архивы Җәүдәт Миңнуллин турындагы сюжетларны яңартты. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

фото: "Татар-информ"




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров