Онлайн трансляция

Свернуть

ОТР эфирында көн саен ТНВ тапшыруларын карарга мөмкин булачак

ОТР эфирында көн саен ТНВ тапшыруларын карарга мөмкин булачак

https://tnv.ru

28 Ноябрь 2019, 09:00

272

0

29 ноябрьдән башлап ОТР эфирында көн саен ТНВ карап булачак.

ОТР эфирында көн саен ТНВ тапшыруларын карарга мөмкин булачак
29 ноябрьдән башлап ОТР эфирында көн саен ТНВ тапшыруларын карарга мөмкин булачак.  «Россия Иҗтимагый телевидениесе» федераль каналының тапшырулар челтәрендә «Татарстан - Яңа гасыр» – иртәнге һәм кичке тапшырулар күрсәтүнең ике бүлеге каралган.

Иртәнге бүлек сәгать 6 да яңалыклар чыгарылышыннан башлана. Соңыннан ТНВ тапшырулары башланачак. Иртәнге җидедә «Здравствуйте» эфиры башлана. Аның кысаларында шулай ук 10 минутлык “Хәбәрләр” чыгарылышын да карарга мөмкин булачак.

Кичке бүлек белемне арттыручы ТНВ тапшыруларының ярты сәгатьлек чыгарылышыннан башлана. Прайм-таймда, 18.30 – 19.00 сәгатьтә, ОТР заказы буенча махсус әзерләнгән “Хәбәрләр”нең оригиналь чыгарылышы старт ала.

ОТРда ТНВ тапшырулары

Эш көннәрендә
6.00 - 6.30 – Хәбәрләр
6.30 – 7.00 – Архив чыгарылышлары  
7.00 – 8.00 – «Здравствуйте». Ахырда 10 минутлык “Хәбәрләр”.    

Ял көннәрендә
7.00 – 8.00 – Хәбәрләр

Көн саен
18.00 - 18.30 – Архив чыгарылышлары
18.30 – 19.00 – “Хәбәрләр”нең ОРТ өчен махсус чыгарылышы

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров