Онлайн трансляция

Свернуть

Яңгыр бөтен йорт тирәсен күлгә әйләндергән - видео

Яңгыр бөтен йорт тирәсен күлгә әйләндергән - видео

https://tnv.ru

22 Июль 2020, 15:36

769

0

Казан читендәге  Яңа Сосновка бистәсендә яшәүчеләр исә, якшәмбе яуган яңгыр китергән проблемадан арынып бетә алмый. Мондагы бөтен йорт тирәсе күлгә әйләнә. Бакчадагы бар үстергән уңыш су астында калды, ди алар. Сәбәбен су агызу системасының эшләвенә бәйләп аңлаталар. Мәсәләлне хәл итәр өчен җирле хакимият нинди чара күрә һәм халыкка алар нинди киңәш бирә? Бәхәсле урынга Илдар Сафиуллин юл тотты.

Яңгыр бөтен йорт тирәсен күлгә әйләндергән - видео
Гөлнур Заһриеваның кәбестә, җиләк түтәлләре, бәрәңге бакчасы, теплица барысы да - суда. Бу көннәрдәге яңгырлар шундый зыян сала.

Гөлнур ЗАҺРИЕВА:
- Язын - кар эрегәндә, җәен - көчле яңгыр яуганда һәрчак шундый хәл.

Болай булгач бакча уңышына өмет тә юк,ди куршедәге Ләйсән Садыйкова. Өйнең идән асты, мунчага да су кергән.

Ләйсән САДЫЙКОВА:
- Өлкән яштәге әнием белән баланы башка урынга илтергә туры килде, чөнки монда йөрерлек түгел.

Әлеге бистәдә 5 хуҗалык судан зыян күрә. Чөнки йортлары түбәнлектә урнашкан. Бу баләнең сәбәбе - шушы юл астыннан узучы торбаларның тыгылуы - ди, монда яшәүчеләр. Яңгыр вакытында аларга балчык агып керә.

Җирле халык хакимияткә мөрәҗәгать иткәч, бүген монда трактор килгән. Су берничә көннән агып бетәр диләр районда.

Руслан ИДИЯТОВ, Казанның Совет районы хакимиятендә бүлек инженеры:

-Яңгыр сулары ага торган труба тыгылмаган. Анда җир ишелгән. Шуңа күрә яңгыр сулары агып китә алмый. Аны чистартабыз

Ләйсән САДЫЙКОВА:
- Хакимият вәкилләре су ага торган чокырларны, трубаларны контрольдә тотсын иде. Ул бит муниципалитет карамагында.

Ә инде киләчәктә судан килгән зыянны каплау өчен хуҗалыкны иминиятләштерергә киңәш итәләр

Руслан ИДИЯТОВ, Казанның Совет районы хакимиятендә бүлек инженеры:
- Чокырдан казып чыгарылган туфракны моннан алып китәчәкләр. Мондый түбән урында яшиләр икән. Йортларны гына түгел, хуҗалыкны тулысынча иминиятләштерергә кирәк. Зыян килгәндә акча алып булсын өчен.

Чүп-чар, үләннәр һәм ишелгән туфрак белән күмелгән чокырны ике көн эчендә ерып чыгарга ышандыралар. Киләчәктә дә мондый күңелсез хәл булмасын өчен су ага торган юлларны даими карап торырга киңәш итәләр.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров