Онлайн трансляция

Свернуть

Самокатка да кагыйдә кирәк

Самокатка да кагыйдә кирәк

https://tnv.ru

16 Октябрь 2020, 17:06

272

0

Җәяүлеме, әллә транспорт белән идарә итүчеме? Электр самокаты, сигвейларда йөрүчеләрне кем дип атарга?  Нинди очракта җаваплылыкка тартырга? Бу хакта бүген ЮХИДИ идарәсендә фикер алыштылар. Дәүләт Советы, иҗтимагый палата әгъзалары, министрлык вәкилләре чакырулы иде. Мәгълүм булганча, илнең транспорт министрлыгы юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәреш кертү проектын әзерләде. Татарстан инспекторлары үзеннән нәрсә тәкъдим итә?

Самокатка да кагыйдә кирәк
Җәяүлеләрне таптыйлар, машина каршына килеп чыгалар, я берәр кая барып бәреләләр. Электр самокатлары катнашындагы һәлакәтләр быел 3 тапкырга арткан. Республика буенча 13 очрак, 13 кеше зыян күргән, берсе үлә. Утырышны саннардан башладылар.

Ленар ГАБДРАХМАНОВ, Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы:
- Арендага бирү үзәкләре эшне тагын да катлауландыра. Анда бит самокатларның егәрлеге дә исәпкә алынмый. Самокат алып китүченең бернинди документын да, машина йөртү таныклыгын да сорамыйлар. Түлә дә, йөр!

Самокатлылар эше инде судларга барып җитте. Самокатта йөреп, машина йөртү таныклыгыннан колак кагучылар да бар. Әмма, хәзерге юл кагыйдәләре - чынбарлыкка туры килми. Моны катнашучылар бертавыштан таный.

Александр ХОЛОДОВ, Россия Иҗтимагый палатасының куркынычсызлык буенча комиссиясе рәисе урынбасары:
- Шундый очрак - самокаттагы кеше җәяүлене таптый, вакыйга урыныннан китә. Соңыннан аны табалар. Һәм бу хәлне - ике җәяүленең бәрелешүе дип рәсмиләштерәләр. ЮХИДИ инспекторы нинди кагыйдәләргә таянып эшләргә тиеш. Бу мопед түгелме икән, моның егәрлеге күпме икән дип ачыклап утырсынмы?

Сораулар күп. Россия транспорт министрлыгы юл кагыйдәләренә үзгәреш кертү проектын әзерли. Әмма, бүгенге сөйләшү вакытында аның да камил булмавы ачыкланды. Аңлашылмаучанлыклар барыбер кала. Әйтик, балалар җайланмаларын нинди төргә кертергә?

Александр ЧУБАРОВ, Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе урынбасары:
- Бу очракта җайланмаларга кагыйдәләр уйлап табудан бигрәк, бу хәрәкәт чараларын җитештерүчеләргә карата кагыйдәләр кертсәң яхшырактыр.

Бер, ике тәгәрмәчлеләр өчен - тиз хәрәкәт итү җайланмасы дигән атама да тәкъдим итәләр. Ул двигателе 250 ваттан югаыр булган барлык хәрәкәт җайланмаларына кагылачак.

Ленар ГАБДРАХМАНОВ:
- Кем нинди категориягә керә - төгәл билгеле булачак. Аларга карата нинди кагыйдәләргә таянып эш итәргә икәнен аңлаячакбыз.)

Бүген яңартылган кагыйдәләрнең 8 пункты буенча үзгәрешләр тәкъдим ителде. Әйтик, тротуарда өстенлек җәяүледә, юл аркылы чыкканда электр тарнспорты хуҗасы да шулай ук җәяүлегә әйләнә. Тәкъдимнәр хәзер төбәкләрдә ноябр кадәр өйрәнеләчәк. Аннары илнең тарнспорт министрлыгына юллыйлар. Димәк, язга самокатлар кабат уянганчы расланган карарлар чыгарга мөмкин.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров