Онлайн трансляция

Свернуть

Начар искә юкка гына зарланмыйлар, чөнки...

Начар искә юкка гына зарланмыйлар, чөнки...

https://tnv.ru

23 Октябрь 2020, 15:51

307

0

Казанның Совет районында начар искә юкка гына зарланмыйлар. Бүген һавадагы күкертле водородның нормадан 2 тапкыр артып китүгә сәбәпче булган оешманы атадылар. Ул чүп полигоны булып чыга. Ә Татарстан буенча табигатькә зыян салган  дүрт оешманың эшчәнлеген бөтенләй үк туктатканнар.

Начар искә юкка гына зарланмыйлар, чөнки...
Экология өлкәсендәге күзәтчелек турында бүген Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков сөйләде. Үзе төссез, әмма исе яман. Казанның Совет районындагы сасы ис турында без октябрь башында сөйләгән идек. Ул Константиновка, Салмачы, Клыки, Вознесение бистәләрендә яшәүчеләрнең үзәгенә үтә.

Белгечләр Самосыр чүплегенә килә. Хәтта берничә көн тәүлек буе кизү дә торалар. Ис “Восточный” чүп полигоныннан чыкканы ачыклана. Рекультивация эшләре дә тиешле таләпләргә туры килми икән.

Фаяз ШАКИРОВ-Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары:
- Аларга карата административ штраф язылды. “Восточный” полигоны хилафлыкларны тиз арада бетерергә тиеш.

Мондый күренешкә бер атна элек Тукай районындагы "Иволга" ширкәте бакчачылары юлыга. Медицина калдыкларына тап булалар. Кара капчыкларда кулланылышта булган битлек, перчатка, билгесез сыекча салынган банкалар. Аптырашта калган халык прокуратура белән Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итә. Экологлар да шунда ук урынга килә.

Фаяз ШАКИРОВ-Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары:
- Әлеге факт буенча җир кишәрлеге хуҗасына, җирлек башлыгына җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Кызганычка каршы, милекчене раслаучы документлар юк иде.

Быел гына министрлык 4 мең кагыйдә бозу очрагын ачыклый. Шуның кадәр үк беркетмә төзелә. Килгән зыян - 54 миллион сум. Әйтик Мамадыш районында "СтройСервис" оешмасы авыл хуҗалыгына караган җирләрдә законсыз рәвештә файдалы казылма чыгарган. Суд карары буенча әлеге оешманың эше туктатыла.

Александр ШАДРИКОВ-Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры:
- Республика судлары буенча 4 оешманың эшчәнлеге туктатылды. Ә хокук саклау органнары белән әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү факты буенча 16 җинаять эше ачтык.

Руслан ХӨСНЕТДИНОВ-(Экологларның эшләре ел әйләнәсе дә бетми. Әйтик язын чүплекләр өчен көрәшсәләр, кышын законсыз кар түгү урыннарын ачыклыячаклар. Быел шундый 6 урын аерым контрольдә булачак.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров