Онлайн трансляция

Свернуть

Бармы ришвәттән дәва?

Бармы ришвәттән дәва?

https://tnv.ru

27 Ноябрь 2020, 14:52

264

0

Үләт базы янында өй салырга рөхсәт биргән өчен - 180 мең сум сораганнар. Ә Татарстанның икенче бер районында гаилә фермасы ачу өчен бирелгән 6 миллион сум грантны фермер башка эшкә юнәлтә. Тикшерү бара, җинаять эше кузгатылган. Бу һәм башка очраклар турында бүген авыл хуҗалыгы министрлыгында узган чарада сөйләделәр. Ришвәтчелек авыл хуҗалыгының кайсы өлкәләренә үтеп кергән?

Бармы ришвәттән дәва?
Җиңүчеләр 162. Ә акчаны 64е генә алган. Сүз агростартап программасы турында. Яшь фермерларга зур мөмкинлек ачкан бәйге быел әнә шул рәвешле - гауга кубара. Министрлык моны быел федераль бюджеттан акчаның әзрәк бүленеп бирелүе белән аңлата.

Наил ЗАЛАКОВ - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары:
- Ни өчен гаризаларның барысын да кабул иттекме? Чөнки, яшерен-батырын түгел, катнашучыларның шушы кадәр күп икәнлеген күргәч, бюджеттан акча өстәмәсләрме дип өметләнгән идек. Гадәттә, шулай эшлиләр иде. Быел мондый хәл беренче мәртәбә булды.

Исемлектән төшеп калганнар хәзер дөреслек даулый. Яклау эзләп, эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил ишеген дә шакыганнар.

Никита ВАЛИКОВ, Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкилның иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе урынбасары:
- Агростартап программасыннан канәгать булмаучылардан 16 мөрәҗәгать керде. Хәзер бу мәсьәләләрне республика Президенты һәм Прокуратура карый.

Бу һәм башка очраклар турында бүген министрлыкта түгәрәк өстәл артына җыелып сөйләштеләр. Ришвәтчелек авыл хуҗалыгында да тамыр җибәрде диләр. Ел башыннан икътисадый һәм коррупция юнәлешендәге 73 җинаять ачыкланган. Килгән зыян 60 миллион сумнан арта. Агросәнәгать комплексындагы дәүләт прогрммалары белән бәйле 15 очрак теркәлә.

Әйтик, бер районда КФХ башлыгы гаилә фермасы өчен тотарга тиешле грант акчасын башка эшкә юнәлткән. Бу алты миллион сум дигән сүз. Җинаять эше кузгатылган. Ә бер районда башкарма комитеттагы җаваплы затлар төзелешкә рөхсәт биргән өчен 70 һәм 180 мең сум күләмендә ришвәт алган.

Ришвәтчелекнең тамырын корыту өчен бөтен нәрсә үтә күренмәле булырга тиеш ди чараны оештыручылар. Ришвәт белән тотылганнар күп булмаса да, вәкаләтләрен арттырып җибәрүче түрәләр шактый.

Алла АБРОСИМОВА, Татарстанның яшьләр хөкүмәте рәисе:
- Бу авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләр өчен торак алу программасына да, әби-бабадан калган пай җирләрен торак төзелеше өчен файдалануга да кагыла. Күңелне борчыган сораулар бик күп.

Ришвәттән дәва бармы? Сорауга җавапны башка министрлыклардан да эзләчәкләр. 9 нчы декабрьдә Коррупциягә каршы көрәш көнен билгеләп үтәләр. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров