Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа елга Казанда шәһәр халкы һәм кунаклар өчен 130 бәйрәм чарасы әзерләнә!

Яңа елга Казанда шәһәр халкы һәм кунаклар өчен 130 бәйрәм чарасы әзерләнә!

https://tnv.ru

15 Декабрь 2020, 15:42

572

0

Бу атнада республикада чыршы базарлары ачылачак, ә якшәмбегә сылукайларны бизәп бетергә җыеналар. Яңа елга Казанда шәһәр халкы һәм кунаклар өчен 130 бәйрәм чарасы әзерләнә. Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, күпчелеге урамда, паркларда узачак.

Яңа елга Казанда шәһәр халкы һәм кунаклар өчен 130 бәйрәм чарасы әзерләнә!
Казанның 16 паркында яңа елга әзерлек бара. Кайберләрендә чыршыны куеп өлгергәннәр инде, кайдадыр әле эшнең кызган чагы. Барысы да 20нче декабрьгә тәмамланачак.

Пётр МАРТЫНОВ, Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе баш инженеры:
- Хезмәткәрләр саны эш күләменнән тора. Кайбер эшләрне башкару өчен махсус техника җәлеп итәбез.

Быел бәйрәм чаралары кечкенә паркларда да оештырылачак. Шәһәр буйлап музыкаль сәхнә йөрүе көтелә. Актив ял яратучылар өчен 78 хоккей мәйданчыгы, 12 чаңгы базасы, 18 шугалак эшлиячәк. Саклану чарасының яңа төре дә каралган.

Марат ЗАКИРОВ, Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе директоры:
- Һәр сәгать саен без тимераякларны арендага бирү бинасын 15 минутка ябып, җилләтәчәкбез. Шул ук вакытта дезинфекция үткәрү дә каралган.

Казанда 140 меңнән артык сабый Кыш Бабайдан татлы һәм бушлай бүләк алачак. Сүз бакчага йөрүче, башлангыч сыйныф һәм авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар турында. Моның өчен бюджеттан 33 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Ә Президент чыршысын 8 мең талантлы бала тамаша кылачак.

Азат АБЗАЛОВ, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы:
- Роспотребнадзор тәкъдиме буенча, быел балалр белән әйлән-бәйлән үткәрелмәячәк. Бу турыда онытып торабыз. Яңа ел тамашасы спектакль рәвешендә оештырылачак.

Балаларны исә 60 яшьтән өлкән булмаган бер кеше озата бару да каралган.

Илсур МЕТШИН, Казан шәһәре мэры
- Бәйрәм мәданчыклары һәрбер районда, мәктәп территорияләрендә булачак. Без һәркемгә дә Яңа ел кәефе бүләк итәргә тырышачакбыз. Бу Яңа ел дөрестән дә гаилә бәйрәменә әверелер мөгаен.

Яңа елга тагын бер бүләк - Санкт-Петербургтан күчмә театр килә. Аларны Казан урамнарында 28нче декабрьдән очратырга мөмкин. Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Иң мөһиме, саклану чараларын үтәп, үгез елын сәламәт килеш каршы алу.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров