Онлайн трансляция

Свернуть

Чыршылар сата башладылар!

Чыршылар сата башладылар!

https://tnv.ru

16 Декабрь 2020, 15:50

194

0

Бүгеннән - Казан базарларында - Яңа ел бәйрәменең күрке - чыршылар сата башладылар. Әлегә урманныкын сайлау мөмкинлеге зур түгел. Ә менә ясалмалары куп. Быел интернетта, чүлмәктәге чыршыны арендага алып торырга тәкъдим итә башлаганнар. Бәйрәм узгач, алып китәләр дә урманга утырталар. Татарстан халкы чыршыны арендага алырга әзерме?

Чыршылар сата башладылар!
Вьетнам базарында ясалма чыршыларга бәя быел  2 тапкырга арткан. Мәскәүдән үк кыйммәтләнеп килде, диләр.

Габделразак ГАБДЕЛСАТТАРОВ - сатучы:
- Бу базарда чын чыршы юк. Ясалмалар гына. Быел анысын да алучы юк. Былтыргы белән чагыштырганда әзрәк. Көнгә - 1-2не генә алалар.

Монысы Мәскәү базары. Биредә дә чыршы наратлар рәт-рәт булып тезелеп тора. Алучылар гына куренми. Халык ясалмага өстенлек бирә башлаган.  

Флүзия ГАЛИЕВА:
- Быел ясалма елка куярга тырышам, чөнки балалар кечкенә, елканы тарталар.

Резидә ХИСАМОВА:
- Мин башта чынны ала идем, хәзер ясалманы. куябыз обязательно. оныклар килә.  нишләп - чыннан ясалмага күчтегез? жалко.. чабып киләләр, жалко алырга..

Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгында әйтуләренчә, бәйрәм өчен чыршы-наратларны махсус үстерәләр. Дөрес, быел күләме азрак.

Тимур ГАЛИЕВ - Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгында бүлек башлыгы:
- Барлыгы 9 мең ярым әзерләдек. алар урман плантацияләрендә сүтерелә, питомникларда. Аларны нәкъ менә Яңа ел өчен дип әзерлибез.

Шуңа табигатькә зыян килми диләр. Алар илдә башланган яңа куренешкә дә кушылырга әзер. Эш шунда ки, Россиянең кайбер төбәкләре чыршы-наратларны чүлмәккә утырткан килеш - вакытлыча файдалануга - арендага биреп тора. Бәйрәм узгач - килеп алалар. Димкә, агач исән кала.

Людмила БУЛАВКИНА
- Әлеге тармакта 4 ел эшлибез. Быел Россия чыршыларын файдалана башладык. Беренчедән, экологиягә файда. Чыршыны киләсе елларда да кулланып була икән, аны ник кисәргә инде. Вакытлыча гына кирәк булган әйберне - ник сатып алыр торырга.

Мәскәү бәяләренә килгәндә, 2-3 метрлы чыршы 7-15 мең сум тора. Шундый ук чын чыршы - 5-10 мең тора. Чүлмәктәге чыршылар аннан да очсызрак. Әмма чүлмәктә алынган чыршыларның да 4тән 3е генә исән кала икән. Казанда да әлеге хезмәт популярлашып килә. Чулмәкле агач сорап, республика питомникларына мөрәҗәгать итүчеләр булган инде.

Тимур ГАЛИЕВ - Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгында бүлек башлыгы:
- Әгәр дә гади кеше кышка миңа чыршы кирәк дип килеп әйтсә, бер ай буе өйдә торсын дип килсз, безнең лесхозлар андый хезмәт күрсәтергә мөмкин.

Белдерү сайтларында без - чүлмәктәге чыршыны вакытлыча файдалануга бирү турында игъланнар очраттык инде. Димәк, сорау булганда - тәкъдим итүче дә бар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров