Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда сәламәтлек саклау системасы көчәйтелгән эш режимына күчә

Казанда сәламәтлек саклау системасы көчәйтелгән эш режимына күчә

https://tnv.ru

29 Декабрь 2020, 15:24

287

0

Хәзер план буенча, хастаханәгә ятканда ПЦР анализы бирү мәҗбүри түгел. Коронавируска каршы вакцина ясаганда антитәнчекләрне ачыклау өчен дә анализ тапшырырга кирәкми. Бүген Татарстанның сәламәтлек саклау министрында кайбер үзгәрешләр турында хәбәр иттеләр.

Казанда сәламәтлек саклау системасы көчәйтелгән эш режимына күчә
Хәзер коронавируска каршы вакцинаны теләгән һәр кеше дә ясата алачак. Моның өчен яшәү урыны буенча хастаханәгә мөрәҗәгать итергә кирәк. Аны табиб белән аралашып, тикшерүләр узгач кына кадыйлар. Бу өлкәдә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы кайбер төзәтмәләр дә кертә.

Әлеге төзәтмәләр берничә көннән үз көченә керәчәк. Февраль аена кадәр республикага тагын 190мең доза вакцина кайтырга тиеш. Хәзер бар игътибар яңа ел көннәрендә вирус йоктыруны арттырмау,-диләр Роспотребнадзорда. Бу уңайдан республиканың зур сәүдә һәм туклану үзәкләрен тикшерәләр. Нәтиҗәдә 370 кибетнең 25ендә,140 җәмәгать туклануы объектының 6сында хокук бозу ачыкланган.

Любовь АВДОНИНА, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары:
- Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан туристларның күпләп килүе көтелә. Шуңа башкаланың 90лап кунакханәсе тикшерелде. Куркынычсызлык чаралары бөтен җирдә дә үтәлә, бары тик өчесендә генә төгәлсезлекләр ачыкланды.

Ял һәм бәйрәм көннәрендә Казанда сәламәтлек саклау системасы көчәйтелгән эш режимына күчә. 31нче декабрьдән 10нчы гыйнварга кадәр шәһәр хастаханәләре, бала тудыру йортлары һәм гинекология бүлекләре тәүлек әйләнәсе эшләячәк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров