Онлайн трансляция

Свернуть

Карны кая түгәләр?

Карны кая түгәләр?

https://tnv.ru

22 Январь 2021, 16:04

223

0

Ел башыннан Татарстанда законсыз рәвештә кар түгелгән 16 урын ачыкланган. Казанның Космонавтлар урамында яшәүчеләр төне буе йорт янына КАМАЗ белән кар ташыйлар дип, безнең редакциягә мөрәҗәгать итте. Кар өемнәренең биеклеге урыны белән агач башыннан. Йөк машиналары карны монда  законлы бушатамы? Вакытлыча кар түгү урыннарына нинди экологик таләпләр бар? Руслан Хөснетдинов материалы.

Карны кая түгәләр?
Космонавтлар урамы 44 нче йорт янәшәсендә менә шушындый кар түгү урыны барлыкка килгән. Эзләргә караганда монда бүген бер генә машина да килмәгән. Шунысы аңлашыла бирегә карны төнлә генә ташыйлар.

Янәшәдәге йортларда гомер итүчеләр бу кар ташучы машиналар тавышыннан йоклый алмый.

Сәлим КУРТАЕВ:
- Башка кешеләр йоклый алмыйлар. Бу яклар тәрәзәләр теге якка чыга. Зарланып төнлә шалтыраталар.

Алинә МАРАЕВА:
- Карны бушатканда тимергә бәрелеп тавышларга уяндык. Шакшылык та бит инде ул. Эрегәч, бөтен әйбер белән сулыячакбыз.

Казан шәһәре башкарма комитетында белдерүләренчә, әлеге урын вакытлыча кар түгү өчен билгеләнгән. Шәһәрдә аларның саны хәзер 17гә җиткерелгән. Җиде эретү пункты да кар белән тулган. Бүген Космонавтлар урамына соңгы партияне китерергә ышандырдылар.

Марсель ӘХМӘТҖАНОВ, Казан шәһәре Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында бүлек башлыгы:
- Без әлеге йортта яшәүчеләрдән вакытлыча кыенлыклар өчен гафу үтенәбез. Ләкин әз генә сабыр итү дә кирәк. Әгәр Казанны кардан арындырмасак, шәһәрдә бөтенләй йөреп булмыячак.

Вакытлыча кар түгү урыннарына экологик яктан төгәл таләпләр бар. Беренче чиратта, бушатылган карның суы елгаларга агып төшмәскә, шулай ук туфракны пычратмаска тиеш. Аның составында төзелеш калдыклары булмавы да мөһим. Космонавтовлар урамындагы вакытлыча кар түгү урыны әлеге кагыйдәләргә туры килә дип табыла. Хәзер анда бушатылган карны экологлар тикшереп тора.

Һиндия ГАЛИЕВА, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының үзәк идарәсе белгече:
- Барлык табигатьне саклау кануннары үтәлергә тиеш. Төзелеш һәм көнкүреш калдыклары белән буталган карны китерү тыела. Карны тиешле урынга түгү очраклары булса административ җаваплылыкка тартылачак.

Ел башыннан Татарстанда законсыз кар түгелгән 16 урын ачыкланган. Экологлар даими рейдлар уздырып әлеге мәсьәләне язга кадәр контрольдә тотмакчы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров