Онлайн трансляция

Свернуть

Этләрдән куркып яшиләр - видео

Этләрдән куркып яшиләр - видео

https://tnv.ru

02 Февраль 2021, 17:16

192

0

Ел дәвамында Казан ветеринарлары 17 мең эт һәм мәчегә котыру чиренә каршы прививка ясаган. Бу 2019 ел белән чагыштырганда, 10%ка күбрәк. Шуңа карамастан, башкалада котыру авыруының 4 очрагы теркәлә. Тик этләр чирсез дә котыра, ди халык. Кешегә ташланырга да күп сорамыйлар. Гәрчә, колакларында дәүләт чипы булса да.

Этләрдән куркып яшиләр - видео
Казанның Восстание урамындагы ишегалды бу. Биредә халык урамга чыгарга куркып яши - чөнки этләр ияләшкән. Хайваннар - усал, хәтта балаларга ташланалар, диләр.

Розалия МОСТАФИНА:
- Миңа да ташландылар. Әле ярый кышкы киемнән идем.

Кемдер этләрне 15, икенчеләр 40ка якын, ди.

Николай ФАДЕЕВ:
- Халык монда өченче ел этләрдән куркып яши. Менә бу төзелеш мәйданында яшиләр.

Бу йортлардан ерак түгел генә социаль-тернәкләндерү үзәге урнашкан. Этләр үзәкнең ишегалдына да иркенләп кереп йөри.

Монда яшәүчеләр сукбай этләрне тоту хезмәтенә дә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Хайваннарны алып китәләр. Вакцина кадыйлар, чип тагалар да, кире китереп куялар, ди халык. Башкалада бу эш белән шөгыльләнүче бер генә оешма бар. Алар телефонга һәм Халык контроленә килгән мөрәҗәгатьләр буенча эшли.


Тимур ГАЛИЕВ, Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:
- Узган ел 17 мең эт һәм мәчегә котыру чиренә каршы прививка ясалды. Ветеринарлар хайваннарга вакцина ясау өчен торак пунктларга 300 тапкыр чыкты.

Узган ел вакцинаны мең ярымга күбрәк кададылар. Тик котыру чиреннән прививкасы булгач, эт кешегә ташланмый дип әйтеп булмый. Моңа ачык мисал: ир-ат баланы коткарам дип, сукбай этләр каршына чыгарга мәҗбүр була.

Сукбай хайваннарны тоту белән шөгыльләнүче "Зооцентр" оешмасына безгә билгесез сәбәпләр аркасында журналистларны кертергә ашыкмыйлар. Прокуратура анда күпсанлы кагыйдә бозу очракларын ачыклаган. Оешма директорына хилафлыкларны юк итү һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә дә тапшырган. Исегезгә төшерәбез, җәй айларында Татарстан Дәүләт Советы шәхси-дәүләти хезмәттәшлек нигезендә приютлар булдыру башлангычы белән чыккан иде. Ул вакытта депутатлар республикада федераль закон таләпләренә туры килерлек бер генә приют та юк икәнен билгеләп үттеләр. Вакыт уза, тик бу мәсьәләдә алга китеш әлегә сизелми.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров